Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

Волонтерлар әби-бабайлар белән очрашты

Олы Чакмак мәктәбе волонтерлары Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында булдылар.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йорты хезмәтләреннән файдаланучылар Олы Чакмак гомуми белем бирү мәктәбе волонтерлары белән яшьлекләрен искә төшерделәр.
- 16 октябрь көнне Миңнур Нәгыймова  җитәкчелегендә Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе волонтерлары "Татар фольклоры тарихы" дигән кызыклы чара үткәрделәр. Балалар халык җырларын, биюләрен башкардылар. Интернатта яшәүче әби, бабайлар бик теләп һәм яратып балаларга кушылып борынгы татар уеннарын искә төшереп, "Чума урдәк, чума каз", "Йөзек салыш" уеннарын уйнадылар.
Мөслим картлар йорты коллективы һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар исеменнән Олы Чакмак  төп гомүми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм әти-әниләренә балаларына дөрес тәрбия биргәннәре өчен зур рәхмәт белдерә! - дип язалар Мөслим картлар һәм инвалилар интернат-йортыннан

Фото - Мөслим картлар һәм инвалилар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев