Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов осталык дәресе үткәрде

Сәнгать мәктәбе укучыларына Рөстәм Гыйльфанов вокал буенча осталык дәресе үткәрде.

13 апрель көнне якташыбыз, Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге укучысы, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов сәнгать мәктәбе укучылары өчен вокал буенча осталык дәресе үткәрде.

"Тәҗрибәле артист Рөстәм Гыйльфанов катнашучылар өчен мастер-класс һәм хореография үткәрде. Аның барышында балалар халык биюе һәм вокал нигезләрен үзләштерделәр", - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.

"Укытучыларым белән күрешү, укучылар белән аралашу сәнгать мәктәбендә укыган елларыма алып кайтты. Рәхәт очрашу булды", - дип яза үзенең сәхифәсендә Рөстәм Гыйльфанов.

 Фотолар - Рөстәм Гыйльфановның шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев