Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

Профилактик чара кысаларында Гимназия укучылары «Могҗизалар кыры»нда катнаштылар

Гимназия укучылары «Могҗизалар кыры»нда катнаштылар.

Профилактик чаралар кысаларында үзәк китапханә базасында Сарман районы буенча" Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет оешмасы җитәкчесе Алсу Ситдыйкова белән берлектә Мөслим гимназиясенең 5б сыйныф укучылары өчен "Могҗизалар кыры " интеллектуаль уенын оештырдылар.

Чара башында Алсу Разиновна укучыларга юлларда, җәяүлеләр кичүе урыннарында һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тоту турында сөйләде. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган уен да булды. Укучылар уенда зур кызыксыну белән катнаштылар.  Һәр уен өчлегенең җиңүчеләре финалда очрашты. Абсолют җиңүче  5 нче сыйныф укучысы Тимур Сәхбетдинов  булды. Уен -шоу атмосферасы бөтен кеше яраткан экран версиясе белән тулысынча туры килде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре биремнәрен мөмкин кадәр дөрес чишәргә тырыштылар. Чара ахырында Алсу Ситдыйкова укучыларга истәлекле бүләкләр һәм яктылык кайтаручы элементлар таратты, - дип язалар Мөслим гимназиясеннән

Фото - Мөслим гимназиясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев