Сабантуйга барган идем...
Кайберәүләр өчен Сабантуй акча эшләү урынына әйләнеп бара кебек
Сабантуй – татар халкының гына түгел, ә төрле милләт вәкилләре көтеп ала торган, елга бер булса да туганнарны, дусларны һәм танышларны очраштыра торган бәйрәм. Элек-электән килгән гадәт буенча бу көнне һәр авылга балалар, туган-тумача кайта. Һәр өйдә диярлек бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге хакимлек итә.
Сабантуйның мәгънәсе югалмыймы?
Яшем әллә ни олы булмаса да, күңелем белән Метрәй авылының тау башындагы “Салкын чишмә” янында узган сабантуйларны сагынам. Анда узган сабантуйлар күңеллерәк, матуррак була иде сыман. Сабантуй мәйданы тауның иң сөзәк җиренә, каенлык янына урнашкан иде. Тау битенә халык машиналарын куя. Күпләр бәйрәмне машиналар янына җыелып тамаша кыла. Мәйдан янәшәсендәге каенлыкта да гаиләләре, классташлары, дуслары белән җыелып табын коручыларны күрергә мөмкин иде. Ә бәйрәм дәвам итә. Уеннарга чыгучылар да, мәйдан уртасына чыгып җыр сузучылар да, “ут чыгарып” биючеләр дә табыла.
Хәзер күп җирдә Сабантуй нибары 2-2,5 сәгать дәвам итә (әле ул кадәр барса!). Күпвакыт нинди уен барганын да, кемнең нәрсә сөйләгәнен дә аңламый, ишетми каласың. Элек бит Сабантуй көне буе барган, бәйрәм тәмамланганнан соң да халык таралмаган.
Хәзер сабантуйлар җитә башласа, күпчелек кешене бер сорау борчый: кайсы авылга нинди җырчы килә микән? Нинди җырчы килгәнен белгәннән соң халык кайсы авыл сабан туена барачагын билгели. Фәлән йөз меңнәр түләнгән җырчы бәйрәмдә барлыгы 7-8 җыр башкарырга мөмкин. Җырчы Фирдүс Тямаев: “Сабантуйның милли йөзе әллә кайчан бетте. Халык Сабантуйга милли уен карарга түгел, ә җырчыларны карарга килә. Элек сабантуйларда һәр авылның үз җырчысы җырлады, биеде, шигырен сөйләде. Бөтен туганнар бергәләп җыелып ял итә, бәйрәм карый идек”, – ди. Хак бит!
Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә җырчы Рафис Кәлимуллинның фикере күренде. “Безнең өчен яхшы акча эшли торган вакыт булса да, сабан туенда артистлар, гомумән, җырчылар булырга тиеш түгел. Анда яхшы алып баручы һәм аппаратура гына кирәк. Төп игътибарны көрәшкә, уеннарга бирергә, шулай итеп күңелле итеп үткәрергә була. Бернинди җыр да, артист та кирәкми. Алайса кайда танылганрак артист килә, халык, үз авылындагы бәйрәмне ташлап, шунда чаба”, – ди ул. Дөрес фикер бит?
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 июль саныннан укыгыз.
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев