Блогердан ни файда?!
Кайбер блогерларны каравыңнан карамавың артык кебек...
Интернет киңлекләрендә үз блогын алып баручылар көннән-көн арта бара. Кәрәзле телефоннан интернетка кереп, кирәкле мәгълүмат эзли башлауга берәм-берәм блоглар килеп чыга. Ялгыш бер керсәң, карасаң, яңадан һич котыла алмыйсың!
Блогерлар арасында иң киң таралганы – шәхси блог алып баручылар. Блогерлар районыбызда да бар. Элек кызлар дәфтәргә хис-кичерешләрен язып, көндәлек алып барса, бүген уй-фикерләрен ачыктан-ачык бар дөньяга тараталар. Блогерлар арасында гүзәл затлар күпчелекне тәшкил итә. Иртәдән кичкә кадәр, хәтта төнлә дә үзләренең нишләүләре, нәрсә ашаулары, хейтерларының нәрсә язулары турында сөйли алар. Аты-юлы белән сүгенүчеләре дә аз түгел. Хәтта хатын-кызның һәм ир-атның яшерен серләрен сөйләргә, интим әйберләрен күрсәтергә дә тайчанмый кайбер блогерлар.
Бер танышым даими карап баручы блогеры турында сөйләде.
– Шуның кыланышлары!.. Теләсә нәрсә язып, акырып-бакырып утыруы белән күпме акча эшли микән ул? Мин генә аңламыйммы бу юнәлешне? Җитмәсә, “минем фәлән язылучым бар” дип мактана! Аңа кем языла да кем тыңлый микән?! Бүгенге яшьләрнең бөтен кызыксынуы шул блогерлармы соң? Мин бер генә күз салдым аның блогына, анда да бик читен булды. Җир йөзен ямьләр, матурлар өчен туган хатын-кызлар нигә шушы кадәр түбәнлеккә төшә микән? – диде ул, борчылып.
Танышым хак әйтә. Әйткәнемчә, социаль челтәрләргә кергән саен килеп чыккач, теләмәсәң дә кереп карыйсың бит блогерларны. Ярый инде ул аккаунтына үзе саткан товарны яки пешергән ризыгын куйса, һичьюгы кемдер файдасын күрер, кем өчендер бу – кирәкле мәгълүмат, дисең. Ә үзенең ни ашаганын, бәдрәфкә ничә кереп чыкканын, эчкәнен, тартканын кую кемгә кирәк миикән?! Эчке киемнәренә кадәр киеп күрсәтәләр бит! Өлкәннәр бит хатын-кызларга тәннәрен дә күрсәтмәскә куша.
Үзләрен генә түгел, балаларының фотоларын, видеоларын куючы блогерлар да бихисап! Шушы видеоларны, фотоларны күпме язылучылары һәм әлеге блогерга язылмаган кешеләр дә карый. Алар арасында каты күзле, начар энергияле, явыз ниятле кешеләр дә булырга мөмкин. Аннан “балам чирләде”, “улымның бу төше авыртты”, “егылды” яки “без хастаханәдә” дигән хәбәрләр урнаштыралар.
Мин әллә ни өлкән яшьтә булмасам да, балаларның фото-видеолары белән ул уртаклашу, аларны күрсәтү кирәк түгел, дигән фикердә.
Хатын-кызларның болай кылануларын ир-егетләр дә бик яратмый икән.
– Ул блогерларның башка бер генә эшләре дә, проблемалары да юк микән ни соң?! Кайсын карасаң да, һаман шул юләрләрчә кыланып, бездән уздырып сүгенәләр, үзләрен дөньяның кендеге сыман тотып сөйләшәләр! Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк: хатын-кызлардан гайрәтем чигә башлады. Хатын-кызларга гына хас матурлык, күркәм сөйләшү күрермен димә! Һаман шул мәгънәсез, бернинди кысаларга да сыймый торган ямьсез күренешләргә тап буласың. “Болар нигә бу кадәр бәхетсез микән?!” – дигән уй туа миндә, – диде бер егет.
Чыннан да шулай бит. Үзеңне шулкадәр ямьсез итеп күрсәтү, чыннан да, бәхетсезлекнең бер билгесе түгел микән?
Календарьда блогерларның аерым көне дә бар икән. Ул 14 июньдә билгеләп үтелә. Булсын, тик халык алдына чыгып, үз фикерен җиткерүчеләр тәртипле, культуралы булырга тиеш, минемчә. Блогерларның әңгәмәсен, видеоязмаларын караган һәр кеше үзенә нинди дә булса матур фикер ишетерлек, үрнәк алырлык, һичьюгы, кызыгырлык булсын. Мөмкинлек бирелгән икән, нигә матур итеп хезмәт итмәскә?! Алар да күпмедер дәрәҗәдә тәрбия эшендә катнашырга, җәмгыятькә файда китерергә бурычлыдыр бит?! Тормышта бозыклыкка, юньсезлеккә мисаллар блогерлар күрсәтмәсә дә җитәрлек. Бәлки, үз блогларын алып баручыларга да ниндидер чикләүләр, билгеле бер кагыйдәләр кертергә вакыт җиткәндер. Киләчәктә соң булуы бар.
Фото – «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев