Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Троица – яшеллек бәйрәме

Православие динендәгеләр пасхадан соң илленче көнне Изге Троица бәйрәмен каршы ала

Изге Троица – халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне өйләрне һәм чиркәүләрне яңарышны гәүдәләндерүче яшеллек белән бизәү гадәткә кергән. Халык бу вакытны “Яшел атна” дип тә йөртә.

Рус Шуган авылында узган Троица бәйрәме шушы сынамышларга нигезләнеп үткәрелде. Бәйрәм башланыр вакыт җиткәч, яңгыр да туктады. Шуганлылар һәм бәйрәм кунаклары шат, күтәренке күңел белән бәйрәм узачак мәйданга җыелды. Мәйдан уртасында халыкны бизәлгән, гүя бәйрәм булуына сөенгән каен агачы каршы алды. Троицаның төп символы – каен.

– Һәр елны Изге Троицаны шулай зурлап бәйрәм итәбез. Бәйрәм авылдашларны, чит җирләрдә яшәүче бик күп якташларны туган якка тартып кайтара. Изге Троица белән барыгызны да тәбрик итәм. Фәрештәләр безне саклап йөртсен, җирлегебездә һәрвакыт тынычлык, шатлык һәм бәхет кенә хакимлек итсен. Барлык авылдашларыбызга исәнлек, сәламәтлек телим һәм авыл җирлеге тормышында актив катнашуыгыз өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Бәйрәм “Черемушки” ансамбленең һәм балаларның театральләштерелгән тамашасы белән башланды. Бәйрәмгә хәтта патша да килде. Ул һәр кунак белән күрешеп, танышып чыкты.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 28 июнь санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев