Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәдәният

Сәнгатькә мәхәббәт берләштерә

Тойгелде театр коллективында яшьләрнең дә булуы сөендерә

Тойгелде мәдәният йорты директоры Энҗе Шәмсетдинова бу вазыйфада дистә елдан артык хезмәт итә. Ул билгеләп үткәнчә, авылның мәдәни тормышы халыкның активлыгына, үзешчәннәр эшчәнлегенә бәйле. “Тойгелде мәдәният хезмәткәрләре һәрвакыт нәтиҗәле эшләде. Без авылыбыз үзешчәннәренең җырларын тыңлап үстек. Яшүсмер булгач, мәдәният йортында узган концерт-спектакльләрдә катнаша башладык. Бу традицияне саклап, аңа яңа төсмерләр өстәп, мәдәниятне үстерүне дәвам итәбез”, – ди Энҗе Шәмсетдинова.
Тойгелде театр коллективы быел Фоат Садриевның “Без бит авыл кызлары” драмасын сәхнәләштерде.
– Сер түгел: авыл җирлегендә үзешчән сәнгатьтә күпчелек хатын-кызлар катнаша. Шуңа элегрәк хатын-кызлар күп катнашкан сәхнә әсәрләрен сайлый идек. Соңгы елларда исә вәзгыять үзгәрде, яшьләр дә сәхнәгә тартыла башлады. Егетләр дә актив катнаша, гаиләләре белән театрда уйнаучылар бар. Хәзер төп рольләрне ир-егетләр башкарган спектакльләрне дә куя алабыз. Мондый сәхнә әсәрләре тамашачыларга бик ошый, – ди Энҗе.
Спектакльдә сәхнә бизәлеше, әсәрдә яңгыраучы җырлар һәм бию элементлары да бик мөһим. Музыка әсәрнең эчтәлегенә туры килергә тиеш.
– Репитицияләр башлану белән эзләнә, фикерләшә башлыйбыз. Бәхәсләшеп тә алабыз. Берничә ел элек спектакль куйганда, репетицияләрдә елап беттек: сөйли генә башлыйбыз, күзләргә яшь тула. Берничә көн шулай булды. Спектакльдә яңгыраучы көйләргә ияләшкәч кенә елаудан туктадык. Артистлар рольләрен күңеле белән кабул иткәндә генә сәхнә әсәре тамашачыга барып җитә, – ди райондашыбыз. – Костюмнарның, сәхнә бизәлешенең дә роле зур. Киемнәрне район мәдәният йортыннан да алабыз, артистлар үз киемнәрен дә алып килә, тегәбез дә. Костюмнарны бергәләп сайлыйбыз. Быелгы спектакль өчен 6 пар чабата ясалды, әтием – кое, авылдашыбыз Рәҗәп абый читән үреп бирде.
Тойгелде үзешчәннәренең концерт-спектакльләрен район үзәгендә яшәүчеләр дә көтеп ала. Театр коллективы соңгы елларда Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”, Фәнис Яруллинның “Кызларның кызганнары”, Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе”, “Безнең авыл кызлары”, Гөлшат Мөхәммәтшинаның “Гафу итә алсаң әгәр”, “Соңлап килгән бәхет” әсәрләрен тамашачы хозурына тәкъдим итте.
– Спектакльләрдә авылдашларым Алия Зәйнетдинова, Айзирә Хәйретдинова, Илгизә Гыйльфанова, Айгөл Шәйхетдинова, Энҗе Шәмсетдинова, Гөлгенә Минһаҗева, Луиза Баһаутдинова, Серена Мәрданова, Салават Латыйпов, Фәннур Галиев, Илнар Шәйхетдинов катнашты. Төрле өлкәләрдә эш-ләүләренә карамастан, алар көн саен кич репитицияләргә йөрде, спектакльне әзреләү өчен тырыш хезмәт куйды. Авылдашларыма зур рәхмәт! Соңгы елларда сәнгать үзгәреш кичерә, шоу-бизнес дип, яңа терминнар, колакка ятышсыз сүзләр кулланылышка керде. Мәдәниятне, сәнгатьне ихласлыгы, самимилеге белән яраттыручы авыл мәдәният йортлары саклый. Авыл халкы гади, ихлас һәм самими, театрлар халыкчан. Мәдәният учакларына яшьләрнең дә тартылуы сөендерә. Милли сәнгатебез яшәсә, телебез дә, милләтебез дә сакланыр. Иң мөһиме: сәнгатькә гашыйк, иҗат итәргә сәләтле авылдашларыбыз исән булсын! – ди Тойгелде мәдәният йорты директоры .

Фотолар – Энҗе Шәмсетдинованың шәхси архивыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев