Район мәдәният йортында «Мөслим тугайлары» фольклор ансамбленең концерты узды
Киләсе елда ансамбль 40 еллык юбилеен билгеләп үтә
З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында "Мөслим тугайлары" фольклор ансамбленең концерты узды.
Киләсе елда ансамбль 40 еллык юбилеен билгеләп үтсә дә, әлеге иҗат коллективы бүген дә тамашачының кайнар мәхәббәтен яулап килә.
Район башлыгы Альберт Хуҗин ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллинга һәм ансамбльдә катнашучы һәркемгә хезмәтләре һәм мәдәниятны, гореф-гадәтләрне саклаганы өчен рәхмәтен белдерде. Кичәдә Фәнис Абдуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Гөлназ Хафизова, Харис Җиһаншин, Ләйсән Исламова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Рәмилә Сәләмова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев