«Палестина безнең йөрәкләрдә» халыкара күргәзмә ачылды
Бүген Мөслим туган якны өйрәнү музееның күргәзмәләр залында үзенчәлекле экспозиция ачылды.
Бүген Мөслим туган якны өйрәнү музееның күргәзмәләр залында үзенчәлекле экспозиция ачылды. "Палестина безнең йөрәкләрдә" исемле 128нче халыкара күргәзмәгә 30дан артык рәссамның иҗат җимешләре куелган. Чит ил рәссамнарының картиналары әлеге күргәзмә кысаларында әле беренче тапкыр гына тәкъдим ителә. Танылган халык рәссамнарыныкы белән берррәттән, араларында җирлегебез рәссамы Рәйхан Хантимеров, Яр Чаллы рәссамнарының картиналары да урын алган.Күргәзмәне ачу тантанасында "Император Православие Палестин җәмгыяте"нең Чувашия бүлеге җитәкчесе, Чувашия һәм Палестина халыклары дуслыгы һәм хезмәттәшлеге җәмгыяте президенты Бассам Фатхи Аль-Балауи, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, "ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасының Мөслим җирле бүлекчәсе җитәкчесе Галина Светлякова, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әбүзәр Габдрахманов, рәссам Ләйсән Галимова, районыбыз өлкәннәре, Мөслим лицее укучылары катнашты. Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин чараны Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде.Чара котлауларга бай булды, чыгышлар район мәдәният йорты үзешчәннәренең җырлары белән үрелеп барды. 70 яшьлек юбилее уңаеннан Рәйхан Хантимеров та бүләкләр кабул итеп алды. Бассам Фатхи Аль-Балауи викторина сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә дә бүләкләр өләште. Күргәзмзне ачу тантанасына ул палестина хатын-кызларының 10 милли бизәкле күлмәген алып килгән. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әлеге киемнәрне күрсәттеләр.
Гөлназ Җәлилова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев