Нурлылар нур тарата
Салауз-Мухан авылының “Нур” театры коллективы сәхнәгә куйган һәр әсәр уйландыра
Салауз-Мухан авылының “Нур” халык театр коллективын мөслимлеләр яхшы белә. “Муханнар спектакль куя” дигән сүз таралса, бу көнне мәдәният йортының тамашачылар белән тулачагына шик калмый. Чөнки Салауз-Мухан авылының театр коллективы һәрвакыт гыйбрәтле, мәгънәле, тамашачы күңеленә үтеп керә алырлык яңа әсәрләр сәхнәләштерә.
– Авылыбызда театр коллективын оештыручы – Фаил Сафин. Беренче сәхнә әсәрләрен коллектив 1980 елда куя башлаган, дигән фикер бар. Фаил абый режиссер буларак та әсәрләрне сәхнәгә чыгару өчен бик күп көч куйган. Ул чорда спектакльләрдә Вәсилә һәм Мирхаҗиан Хәйдәровлар, Венера һәм Миргарифан Ханнановлар, Салауз-Мухан сигезьеллык мәктәбенең укытучылар коллективы актив катнашкан. Вәсилә апа да матур сәхнә әсәрләрен тәкъдим итүдә зур ярдәм күрсәткән. Ул чорда да муханлылар көчле сәхнә әсәрләре тәкъдим иткәннәр, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, Юныс Әминовның “Язылмаган законнар” спектакльләре – шундыйлардан, – ди Салауз-Мухан мәдәният йорты директоры Илмира Әюпова.
Салауз-Мухан авылы театр коллективы “халык театры” исемен йөртә. Әлеге дәрәҗәле исем аларга 2022 елда ТР Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә бирелә. Коллективны соңгы ун елда авыл мәдәният йорты директоры Илмира Әюпова җитәкли.
– Тамашачылар күңеленә үтеп керерлек булганчы спектакльгә байтак “юл үтәргә” кирәк. Әсәр сайлаганда әнием Флүрә дә киңәшчем булып тора, ул китаплар укый. Район үзәк китапханәсендә эшләүче кызлар да кирәкле әсәрләрне табарга ярдәм итә. Без әле бер тапкыр да куелмаган әсәрләр сайларга тырышабыз, язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Аның бик күп әсәрләрен сәхнәләштердек. “Ул бит кичә иде”, “Җаным жәл түгел сиңа”, “Баш куям тезләреңә” әсәрләре – шундыйлардан. Аларны районыбыз авылларында гына түгел, Актаныш, Минзәлә, Тукай районнарында да күрсәттек. Шулай ук Туфан Миңнуллинның данлыклы “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Йөрәк маем”, “Ай булмаса, йолдыз бар”, Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә”, Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бер генәм” әсәрләрен дә тамашачылар бик яратып кабул итте, – ди Илмира ханым.
И. Әюпова, әсәрне сәхнәгә куярга әзерләгәндә, авторларга мөрәҗәгать итүен әйтте. “Авторлар белән очрашып сөйләшү нык ярдәм итә. Айгөл Әхмәтгалиева спектакль куйган көнне мәртәбәле кунагыбыз, иң гадел тәнкыйтьчебез булды. Зөлфәт Хәким, спектаклен куйганда, онлайн форматта безнең уйнавыбызны карады. Исламия апа Мәхмүтова белән дә телефоннан сөйләшеп, киңәшләрен ишетү насыйп булды”, – ди ул.
Илмира башка театр коллективлары куйган спектакльләрне дә кызыксынып карап бара.
– Башка коллективларның уйнаганын карап, мәгълүмат аласың, яңалыклар күрәсең. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры коллективы спектакльләрен карап барырга тырышам. Режиссерлар белән тыгыз элемтәдә эшлим. Минзәлә театрының режиссеры Ильяс Закиров, шул ук театрда эшләүче артислар белән сөйләшеп, киңәшләшеп торабыз, – ди Илмира.
Сәхнәләштерәсе әсәрне сайлаганнан соң, артистлар” эзләү эше башлана. “Әсәрне укыганда ук рольләргә туры килердәй кешеләр күз алдына килеп баса, әмма фикер үзгәрергә дә мөмкин”, – ди Илмира Әюпова. Ул спектакльдәге җырларның, шигырьләрнең, сәхнә бизәлешенең дә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
– Коллектив белән киңәшләшеп эшлибез. Венера апа Ханнанова, артистларыбыз Гөлүсә Шириева, Гөлфия Җиһангирова үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерәләр. Сәхнә өчен кирәкле атрибутларны, җиһазларны тормыш иптәшем Руслан белән икәү ясыйбыз. Экранга өй күренеше яки башка күренеш чыгарып кына уйнаучылар да бар, миңа бу алым ошап бетми. Сәхнәне бизәү үтемлерәк, дип уйлыйм. Иске киемнәр, йорт кирәк-яраклары сорап авылдашларга да мөрәҗәгать итәм. Авылдашларыма рәхмәт, беркайчан да кире бормыйлар, – ди Илмира ханым.
Бүген “Нур” халык театры яңа спектакль әзерләү белән мәшгуль. Тамашачылар сәхнәдә театрның алыштыргысыз актерларын: Иске Чакмактан Гөлфия Җиһангированы, Гөлүсә Шириеваны, Тәслимә Галиеваны, Фидаил Гизтдиновны, Гөлнара Демидова, Тура Алиеваны күрәчәк.
Һәрнәрсә дәвамлы булырга тиеш. Бу нисбәттән “Нур” театр коллективы уңышлы эшли: әти-әниләре башлаган юлны аларның ул-кызлары, оныклары дәвам итә. Салауз-Мухан мәдәният йорты каршында “Сәхнә” балалар театр коллективы да эшләп килә. Әлеге коллектив район күләмендә узган бәйгеләрдә дә чыгыш ясый, республикакүләм чараларда да бүләкләр ала.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Зиннуров: “Театр ул – халык парламенты. Сәхнәдә күтәрелгән күп проблемалар халык күңелендә чагылыш таба, уйландыра. Кайчагында кешене гамьле итәр өчен якты, олы фикернең бер кыйпылчыгы да җитә”, – дигән. Салауз-Мухан авылының театр коллективы менә шушы парламент ролен башкара. Алар куйган спектакльне караганнан соң күпмедер вакыт узгач та, тамашачылар шул әсәрдәге тормыш белән яши.
Фото – Илмира Әюпованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев