“Мөслим районы балалары күзлегеннән – Палестина” исемле 42нче халыкара балалар иҗат күргәзмәсе ачылды
Чараның икенче өлешендә кунаклар Мөслим балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар.
Кичә Мөслим туган якны өйрәнү музеенда “Мөслим районы балалары күзлегеннән – Палестина” исемле 42нче халыкара балалар иҗат күргәзмәсе ачылды.
Тантаналы чарада дәрәҗәле кунаклар – район башлыгы Альберт Хуҗин, Чувашия һәм Палестина халыклары арасында дуслык һәм хезмәттәшлек җәмгыяте президенты, Православ Император Палестина җәмгыятенең Чувашия бүлекчәсе җитәкчесе Бассам Фатхи Аль-Балауи, академик, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры, “Европа-Азия” халыкара Гуманитар Академия президенты, Россиянең БМОга ярдәм итү Ассоциациясе Президиумы әгъзасы Энгель Таһиров катнашты. Чарага балалар сәнгать мәктәбенең рәсем классында шөгыльләнүче укучылар, район җәмәгатьчелеге һәм әти-әниләр дә килгән иде. Күргәзмәдә Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә укучыларның, шулай ук Палестинаның Газа шәһәрендә яшәүче балаларының егермегә якын рәсеме урын алган.
Чарада катнашучыларны район башлыгы Роберт Хуҗин сәламләде һәм күргәзмәнең зур игътибарга лаек булуын билгеләп үтте. Энгель Таһиров мондый эчтәлекле күргәзмәнең бары тик Мөслимдә генә үткәрелә алуын ассызыклады: “Мөслимлеләр – бердәм, уңган, тырыш халык. Биредә кояш ты яктырак, җылырак кебек. Алар иҗатта янып, йөрәкләре белән киң күңелле булып, ярдәм итеп яши беләләр”, – диде ул һәм Альберт Хуҗинга – истәлекле бүләк, Бассам Фатхи Аль-Балауига “Тынычлык илчесе” дипломы бирде, имам-мөхтәсиб Илгиз Сөнгатуллинга “Мәрхәмәтлелек” тасмасын кидерде, туган якны өйрәнү музеена диплом тапшырды.
Бассам Фатхи Аль-Балауи мөслимлеләргә әлеге күргәзмәне оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, Мөслим сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттаховага, рәсем сәнгате бүлеге укытучыларына, укучыларга иҗади уңышлар теләде һәм грамоталар тапшырды.
Чараның икенче өлешендә кунаклар Мөслим балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар. Кунакларны “Тургай” курайчылар ансамбле (җитәкчесе - Рунар Шәяхмәтов) каршы алды. Айгөл Фәттахова мәктәптәге hәр бүлекнең эшчәнлеге турында сөйләде, кунакларга мәктәп буйлап экскурсия оештырды.
Фәридә Гайнетдинова репортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев