Мөслим яшүсмерләре үз театрларын Казанга алып бара
Әгәр Мөслимнең киләчәген күрергә теләсәгез, балаларны тыңлагыз!
Кичә мөслимлеләр яшь иҗатчылар әзерләгән ике үзенчәлекле спектакльне тамаша кылды. «Видимо-невидимо» исемле республикакүләм театраль-педагогик проект кысаларында балалар профессиональ режиссёрлар һәм иҗат коллективлары белән бергәләп иҗат иткән спектакльләрен тәкъдим итте.


Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары «ЧитКод» спектаклендә бүгенге яшүсмерләрнең уй-фикерләрен, хыялларын һәм борчуларын ачып салды.
Мөслим гимназиясе укучылары «Ерак Мөслим» спектакле аша тамашачыны киләчәккә сәяхәткә алып китте һәм туган авылыбызның 20–30 елдан нинди булачагын үз күзаллаулары аша бәян итте.

Иң мөһиме шул: бу спектакльләрдә балалар әйтергә теләгән фикерләр яңгырады, аларны борчыган һәм кызыксындырган темалар күтәрелде.
28 июнь көнне яшь артистлар үз иҗатларын Казан сәхнәсендә тәкъдим итәчәк!
Аларга көчле алкышлар һәм зур уңышлар телибез!
Фотолар: Рәмилә Сәләмова, Гөлназ Җәлилова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев