Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең еллык иҗади концерты узды
Тамашачылар һәр номерны көчле алкышлар белән каршы алды.
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең еллык иҗади концерты зур бәйрәм рухында узды.
Кичә башланыр алдыннан килгән кунакларны “Мирас” вокаль-инструменталь ансамбле күтәренке рухтагы чыгышлары белән сәламләде. Шулай ук чарада төрле осталык дәресләре оештырылды, ә укучыларның рәсемнәре һәм кул эшләреннән торган күргәзмә тамашачыларда зур кызыксыну уятты.
Район башлыгы Альберт Хуҗин сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче балаларның сәләтенә соклануын белдерде, укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм яшь талантларга яңадан-яңа уңышлар теләде.
Сәхнәдә җыр, бию, нәфис сүз һәм музыка коралларында чыгыш ясаган укучылар үзләренең осталыкларын күрсәтте. Тамашачылар һәр номерны көчле алкышлар белән каршы алды.
Фәридә Гайнетдинова, Рәмилә Сәләмова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев