Мөслим балалар сәнгать мәктәбе Татарстан данын Россия күләмендә яклаячак
«Иң яхшы авыл балалар сәнгать мәктәбе» номинациясендә Мөслим балалар сәнгать мәктәбе республикабызның иң яхшы мәктәбе дип табылды
Татарстан Республикасында 2026 елгы «Иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» бөтенроссия конкурсының I этабына йомгак ясалды.
Конкурсны оештыручы – Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы. Әлеге бәйге Россиядә сәнгать белеме бирү системасын саклау һәм үстерүгә, балалар сәнгать мәктәпләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
5 июнь көнне «Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учреждениесендә «Иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» бөтенроссия конкурсының I этабы утырышы узды. Сайлап алу комиссиясенә барлыгы 12 гариза тапшырылды. Шуларның алтысы шәһәрләрдәге балалар сәнгать мәктәпләреннән «Иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» һәм алтысы авыллардагы балалар сәнгать мәктәпләреннән «Иң яхшы авыл балалар сәнгать мәктәбе» номинацияләре буенча кабул ителде.
Комиссия тәкъдим ителгән материалларны һәм видеоконференция элемтәсе аша дистанцион форматта узган турыдан-туры үзпрезентацияләрне карап чыкты. Мәктәп җитәкчеләре балаларны укытуда югары нәтиҗәләргә ирешүләрен, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда лауреатлар һәм дипломантлар әзерләүләрен, республиканың, Россиянең башка төбәкләренең, якын һәм ерак чит илләрнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнашуларын, шулай ук педагогларның укыту-методик эшләнмәләрен белем бирү процессында нәтиҗәле куллануын күрсәтте.
«Иң яхшы авыл балалар сәнгать мәктәбе» номинациясендә Мөслим балалар сәнгать мәктәбе республикабызның иң яхшы мәктәбе дип табылды һәм бәйгенең I этабында җиңү яулады.
Конкурс өч этапта үткәрелә: I этап – төбәк, II этап – округ, III этап – федераль (финал). Конкурс сынаулары күләмле фото һәм видеоматериаллар тәкъдим итүне, шул исәптән мәктәп буенча экскурсияне үз эченә алды.
Икенче һәм өченче этапларда мәктәп җитәкчеләренең учреждение эшчәнлеген тәкъдим итүләре, коллектив вәкилләре белән әңгәмәләр каралган.
Өченче этапта конкурсантларның эшен илебезнең күренекле сәнгать һәм мәдәният әһелләреннән торган зур жюри бәяләячәк.
Гөлназ Талипова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев