Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәдәният

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукайга бюст ачтылар

Тантана татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Казахстан Республикасы өлкәләреннән җыелган татар оешмалары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланды. Бюстның биеклеге – 85 см, киңлеге – 74 см, ә эшне скульптор Винера Абдуллина башкарган.

Яңа бюст Жабаев һәм Ульянов урамнары киселешендә Габдулла Тукай исемен алган яңа скверда урнаштырылган. Урын символик рәвештә сайланган: сквер казах классигы Магжан Жумабаев исемендәге өлкә үзәге янәшәсендә урнашкан. Тикшеренүчеләр бәяләвенчә, аның әдәби мирасы Тукай иҗаты тәэсирендә барлыкка килгән.

Фото: tatar-congress.org

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazaxstannyn-petropavlovsk-saharenda-gabdulla-tukaiga-byust-actylar-5926894

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев