Инбер Шәфиковка багышланган фестиваль-конкурсның йомгаклау туры узды
Мәдәният

Инбер Шәфиковка багышланган фестиваль-конкурсның йомгаклау туры узды

Әлеге дәрәҗәле фестивальдә мөслимлеләр уңышлы чыгыш ясады

17 апрель көнне,  Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда "Милли дөнья" исемле V Халыкара фольклор милли музыка уен коралларында уйнауга һәм  композитор, курайчы Инбер Шәфиковка багышланган фестиваль-конкурсның йомгаклау туры узды. 

Әлеге дәрәҗәле фестивальдә Мөслим лицееның “Милли  моңнар” ансамбле - II дәрәҗә (җитәкчеләре - Лилия Заянова), 1 нче сыйныф укучысы, сәнгать мәктәбендә белем алучы Нурзат Баянов - I дәрәҗә (җитәкчесе - Радик Газизов), Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең "Тургай" курайчылар ансамбле (җитәкчесе - Рунар Шәяхмәтов) I дәрәҗә дипломнар һәм жиңүче статуэткасы белән бүләкләнделәр. 

Фотолар - Лилия Заянова, Мөслим балалар сәнгать мәктәбе.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев