Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшь музыкантлар бәйгесе

Мөслим сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең чыгышы югары бәяләнде.

18 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика бәйгесенең «Халык уен коралларында башкаручылар» номинациясе узды. Конкурс Татарстан Республикасының бөтен көньяк көнчыгыш талантларын җыйды. Жюри яшь башкаручыларның чыгышын,  сәләтен, музыкаль осталыгын, һөнәри башкару күнекмәләрен һәм балаларны конкурска әзерләгән педагогларның эшен югары бәяләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Рушат Дәүләтшин 3 дәрәҗә лауреат, Ислам Салихҗанов конкурс дипломанты булдылар. Укытучы Дилбәр Салихҗанова, концертмейстерлар Филюзә Шәрипова һәм Розалия Хәбибуллина Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Фото - Мөслим сәнгать мәктәбе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев