Ялгыз тупыл сагышы
Тойгелде авылында яшәүче Марсель Гыйльфановның шул исемдәге китабы дөнья күрде
Яңа китап чыгару каләм иясе өчен канат ярган кошны оядан очыруга тиң. Бу – бик җаваплы хезмәт. Китапны халыкка тәкъдим итү исә үзенә күрә бер имтиханга тиң.
Мөслим үзәк китапханәсендә узган кичәне китап авторы Марсель Гыйльфанов та шулай кабул итте. Чарага әдипләр, әдәбият сөюче райондашларыбыз, мәктәп укучылары, китапханәчеләр килгән иде.
Марсель абыйның мондый “имтихан”ны өченче кат тотуы: 2022 елда аның “Офык артыннан офык” китабы дөнья күрде, тагын ике елдан ул балалар өчен язылган “Шук кояш” китабын бастырып чыгару бәхетенә иреште. “Ялгыз тупыл сагышы” – проза жанрында иҗат ителгән әсәр.
– Әсәрдә әти-әнидән, әбиемнән, күрше-тирәләрдән, авылдашлардан, туганнардан ишеткән, үзем күргән-белгән, булырга мөмкин булган вакыйгаларны чагылдырдым. Хәтер бай булса да, язып куймасаң, ул бик тиз җуелырга сәләтле. Аларны киләчәк буын өчен теркәп калдырасым килде. Әмма монда тасвирланган вакыйгалар башлыча чынбарлыкка нигезләнгән булса да, язмада искә алынган вакыйгаларның берсе дә архив документлары белән расланмаган, күбесе үземнең фантазия белән баетылган. Әсәр бик күптәннән языла башлап, мәгълүмат җитмәү аркасында озак вакыт тик ятты. Берничә сюжетны хикәя рәвешендә “Ирек мәйданы” журналында да бастырып чыгардым. Фоат ага болардан повесть язып карарга тәкъдим итте. Илһам уты янәдән кабынып, яза-яза, вакыйгалар бүгенге көннәргә килеп тоташты. Роман шулай барлыкка килде. Әсәргә бәяне китап укучылар бирер, – ди Марсель абый бик тыйнак кына, әсәренең язылу тарихы турында бәян итеп.
Әсәр белән алданрак танышу мөмкинлегенә ия булган каләм ияләре үз бәясен бирде.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 5 декабрь саныннан укыгыз.
Миләүшә Кашапова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев