Гармун – гомерлек юлдашым
Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Рәйсә Гаттарова әлеге сүзләрне еш кабатлый
Рәйсә ханымны күпләр таныйдыр. Мәктәптә яки мәдәният йортындагы чара булсынмы, авыл үзешчәннәре концертымы, сәхнә түренә 10 килограммлы баянын күтәреп Рәйсә ханым чыгып баса. Аның Баек мәктәбендә хезмәт куюына да 30 елдан артып киткән.
Рәйсә Гаттарова – Кукмара районының данлыклы Вахит авылы кызы. Баек авылына тормыш иптәше Ирек белән кавышкач кайтып төпләнә алар.
– Без гаиләдә 11 бала үстек. Шуларның дүртесе генә гармунда, баянда уйнамый иде, калганнар барысы да балачактан ук гармун уйный башлады. Әтиебез белән әниебез җыр-моңга гашыйк булсалар да, гармунда уйнамадылар. Әтиебез бик матур җырлый һәм бии иде. Ике яктан да нәселебездә гармунны үз итүчеләр байтак. Мин 5 яшемдә үк гармунда уйнарга өйрәндем. Ул вакытта өйдә ике рәтле хромка гармуны бар иде, – дип сөйли Рәйсә апа.
Әти-әниләре, балаларның гармун уйнау сәләтләрен күреп, ике рәтле “Беларусь” гармунын алалар.
– Бу гармун хромкадан зуррак, ялтыр-йолтыр килеп торучы ташлар белән бизәлгән. Аның ялтыравык ташларын чүпләп бетергәнем әле дә истә. 3 сыйныфта укыганда, мәрхүм Зөфәр абыем баян алып кайтты. Иртән мәктәпкә киткәнче баянда уйныйсым килә, ә абыем бирми. Аның да баянда уйнап аласы килә. Шулай итеп, абыемнан соң баянда уйнап, күңелемне баскач кына укырга бара идем, – дип, балачагын искә ала Рәйсә Гаттарова.
Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан педагогия училищесында укый. Диплом алгач, педагогия институтында белем ала.
– Укыганда да баянда уйнавымны ташламадым, төрле мәдәни чараларда актив катнаша идем. Бөтен тулай торакны тоттым, дисәм дә артык булмас. Минем бер гадәтем бар: кибеттә нинди дә булса яңа музыка уен коралы күрсәм, ничек тә шуны сатып алырга тырышам. Флейта, кубыз, курай сатып алып, аларның һәркайсында үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Институтта укыганда, Кырымга төзүчеләр отряды белән эшкә бардык. Анда гитарада уйнаучы Казан кызлары бар иде. Шуннан мин дә гитара сатып алдым һәм анда уйнарга өйрәндем. Барлык уен коралларында да бик тиз уйнарга өйрәнә идем, – ди Рәйсә апа.
Көйне бер ишетү белән уйный башлау, берничә уен коралында уйный алу сәләте һәркемгә дә бирелми.
– Яңа ишеткән һәр көйне шул минутта ук баянда уйнап карыйм. Музыка училищесында белем алмасам да, ноталарны бик яхшы беләм. Гармунда, баянда уйнап, нота серләренә дә төшендем, шуңа яңа көйне ишетү белән тизрәк уйнап карыйм, – ди Рәйсә Гаттарова.
1994 елда пионервожатыйлар арасында узган республика бәйгесендә катнаша ул. Үзе үк аккомпаниатор да була Рәйсә ханым.
– Бәйгедә 32 кеше катнашты. Мин, баянда уйнап, аларның барысына да осталыкларын күрсәтергә ярдәм иттем. Үзем бу бәйгедә 2 урынга лаек булдым, – ди Рәйсә апа.
Булачак тормыш иптәше Ирек Гаттаров белән Казанда таныша ул. Ирек абыйның Казан авыл хуҗалыгы институтында укыган вакыты була.
– Студент вакытта ук гаилә кордык. Казанда яшәгәндә, җырлау, уен коралларында уйнау сәләте булмаса да, Ирек спектакльләрдә яхшы рольләр башкарды, – ди Рәйсә Гаттарова.
1990 елда гаилә Ирек абыйның туган авылы Баекка кайтып төпләнә.
– Ирек белән ике улыбызга – Искәндәр һәм Сирингә гомер бүләк иттек. Зур улыбыз мәктәптә укыганда биергә, кечесе җырларга һәм баянда уйнарга ярата иде. Аллаһка шөкер, бүген улларыбызның икесе дә дин юлына аяк басып, бик матур гомер итәләр. Безгә алты кыз онык бүләк иттеләр. Ирек белән кунакка кайткан кызларыбызны биетеп, җырлатып, шуңа сөенеп гомер итәбез, – ди Рәйсә ханым.
Рәйсә апа бүген дә күңеле тулган мизгелләрдә баянын кулларына ала. Баек мәктәбе укучылары белән курайчылар ансамбле дә оештырган.
– Җыр, моң күңелне яшәтә, хәтта яшәртә дә әле! Балалар белән шөгыльләнгәндә, үземнең балачагымны искә төшерәм. Җыр-моң сөюче балалар күбрәк булсын иде! – ди баянчы Рәйсә Гаттарова.
Рәйсә Гаттарованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев