Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәдәният

Әкият ишегалдына килде

Мөслимлеләр “Татарстанда – җәй” программасы кысаларында ишегалдында спектакль карады

2 август Пушкин урамындагы 82-86нчы йортлар ишегалдына бәйрәм алып килде: биредә иммерсив жанрдагы спектакль куелды. Үзенчәлекле чарада Мөслим тамашачысы күзәтеп утыручы гына түгел, аның катнашучысы да булды: тамаша вакытында публика актерлар белән бергә Татарстан хәзинәсен эзләде.

Карина һәм Дмитрий Булычевлар театры әзерләгән “Татарстан – минем хәзинәм” исемле музыкаль спектакль “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган “Ишегалдында – театр” проекты кысаларында күрсәтелә. Проект “Татарстанда – җәй” республика программасы буенча оештырылган “Күрше Фест” бәйгесендә җиңү яулады. Бәйгенең максаты – бер ишегалдында яшәүче кешеләрне үзара таныштыру, уртак проектларда аралаштыру.

Иммерсив спектакльләр – безнең яклар өчен ят күренеш. Аның белән беренче танышуның нәкъ менә ишегалдына булуы отышлы: биредә пәрдә юк, артистлар, тамашачыларны вакыйгага алып кереп китеп, үзләрен дә уйната, чишелеш тә көтелмәгәнчә тәмамлана. Казанның сәхнә осталары балалар һәм аларның әти-әниләре белән рәхәтләнеп аралашты, “карта”лар биреп, бергәләп хәзинә эзләү вакыйгасына җәлеп итте, җырлады, биеде.

Иммерсив спектакль күпкатлы йортлар ишегалдына биредә яшәүчеләрне генә түгел, бөтен Мөслим балаларын туплады.

– Без районнарга яңа форматта эшләүче уникаль театр алып килүне максат итеп куйдык. Тамашачыларның актерлар белән бергә уйнау юнәлеше хәзер бик популяр. Артистларыбыз яныгызга килсә – оялмагыз, катнашыгыз. Бу без күнеккәнчә түгел, әмма бик кызыклы, – диде “Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, чараны ачып.

“Ишегалдында – театр” проекты җитәкчесе һәм спектакльнең режиссеры Карина Булычева әйтүенчә, алар күршеләр, дуслар җыела, балалар уйный торган ишегалларына киләләр.

– Сәнгатьне халыкка якынрак итү өчен, без шундый ишегалларында спектакльләр куябыз. Тамаша карау өчен озаклап җыенып каядыр барырга кирәкми, ишегалдында да әллә нинди кызыклы чаралар оештырырга була. Театр йортка килә, артист тамашачыны “коча”, спектакль өй тәрәзәсеннән дә “күренә”, йөрәкләргә үтеп “керә” ала. Сәхнәне без дога кылу урынына тиңлибез. Күңелләрне игелеккә, яхшылыкка чакыру – безнең максатыбыз, – ди ул.

Татарстан театрлары реестрында теркәлгән бәйсез авторлык театры инде байтак еллар эшли. Күп тапкырлар театраль бәйгеләрнең лауреатлары булганнар, Татарстанның рухи кыйммәткә ия булган мөһим чараларында катнашалар. Биредә профессиональ артистлар уйный. Барысы да – яшьләр.

– Ишегалдында спектакль кую – бик матур башлангыч. Театр сәнгатен һәр йортка, һәр ишегалдына китерергә кирәк. Без шуның белән шөгыльләнәбез дә, – ди театр артисты Тимур Волков.

Музыкаль спектакльгә зур фәлсәфи эчтәлек салынган. Авторлар фикеренчә, Татарстанның иң зур байлыгы – балалар, һәр баланың үз әти-әнисе булырга тиеш. Игътибарлы тамашачыларның күзләрен яшьләндергән кульминация өлешендә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлегенә йөрүче балалар катнашты. Чара ахырында аларга һәм бәйрәмне оештыруда катнашкан волонтерларга – һавада очучы еланнар ясарга өйрәткән “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләренә, район китапханәсе хезмәткәрләренә һәм татлы ризыклар белән чәй өстәле әзерләгән балалар бакчалары коллективларына “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Үзешчәннәр башкаруындагы дәртле җырлар чараны үзенчәлекле бәйрәмгә әверелдерде.

“Татарстанда – җәй” республика программасы буенча чаралар дәвам итә. Җәйнең җылы кояшы астында гаилә белән ял итәргә, балаларга яңа уку елына көч туплап калырга әле вакыт бар.

Рәмилә Сәләмова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев