Сыйфат – беренче урында!
Ноябрьнең икенче атнасында – Бөтендөнья сыйфат атналыгы, ә айның икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Быел ул “Россия – сыйфат билгесе иле” девизы астында узды
Бөтендөнья сыйфат көне җитештерүчеләрне, белгечләрне, кулланучыларны берләштерә. Товарларның һәм хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуы мөһим. Үзебезнең илдә җитештерелгән продукциягә ышанычны ныгыту халыкара аренада аның абруен күтәрүгә юнәлтелгән.
– Сыйфат көненең төп максаты – продукциянең һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Товарлар халык һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырмаска, кулланучыларның иҗтыяҗларын һәм өметләрен тулысынча акларга һәм канәгатьләндерергә тиеш. Сыйфат тормыш дәрәҗәсе белән тыгыз бәйләнгән. Сыйфат атналыгы кысаларында кулланучылар базарында төрле хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча чаралар оештырылды. 2-35-05 телефоны аша һәркем фикерен җиткерә, оешмаларның хезмәтен бәяли, тәкъдимнәр җиткерә ала, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Регина Мослахова.
Атналык барышында Түбән Кама территориаль бүлеге белгечләре район кибетләренә мониторинг үткәрде. Товарларның кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлыгы, кулланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү күзәтү-өйрәнүләрнең асылын тәшкил итте. Сыйфат – дөньяның алдынгы илләре икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе.
– Продукция, хезмәтнең сыйфаты тормыш сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән. Сыйфат айлыгы кысаларында халыкка товарлар, хезмәт күрсәтү сыйфаты, кулланучыларның бу өлкәдәге белемен күтәрүгә юнәлтелгән чаралар үткәрелде. Бәяләр мониторингына килгәндә, кибетләрдә социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарларына уртача бәяләрне өйрәндек. Кайбер азык-төлек бәяләрендә үзгәрешләр булган: сыер ите, аш тозы әзрәк кыйммәтләнгән, шикәр комына бәя төшкән, – дип хәбәр итә Регина Мослахова.
Кайбер кибетләрдә сыйфатсыз, яраклылык вакыты чыккан товар сату очраклары да ачыкланган.
– Мин сөт ризыкларын зур сәүдә үзәкләреннән алырга тырышам, анда яраклылык вакытын даими тикшереп торалар. Шәхси эшмәкәрләр яраклылык вакыты чыккан продукцияне, алырга җайлы булсын дип, киштәдә алга куялар. Ирем товарның срогын карап тормый, аңа еш кына “үтмәс” товар саталар. Ипи белән дә шул ук хәл. Яңа пешкән ипине сатучылар качырып куя, башта кичәгесен яки өченче көнгесен саталар. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы, “тәмле” телле сатучылар белән аралашу рәхәтрәк. Бушка алмыйбыз бит, акча түләп алабыз. Сайланганда, теге яисә бу товарның яраклылык вакыты белән кызыксынганда, сатучылар караңгы йөз күрсәтмәсен иде, – ди Рәмилә Харисова.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенә ел дәвамында 180 мөрәҗәгать кергән, шуларның 160ы уңай хәл ителгән.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев