Кулланучыга

Сатып алучы һәрвакыт хаклы

Ел саен ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә

Лилия Шәймиева фотосы.
Лилия Шәймиева фотосы. 

Бөтендөнья сыйфат көне һәм аның әһәмияте

Ел саен ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты – киң җәмәгатьчелекнең игътибарын продукциянең һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатына җәлеп итү. Товарлар кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга, кулланучыларның ихтыяҗларын һәм өметләрен тулысынча акларга тиеш.

Сыйфат – тормыш дәрәҗәсе белән бәйле төшенчә

– Сыйфат төшенчәсе тормыш дәрәҗәсе төшенчәсе белән тыгыз бәйләнгән. Моңа әйләнә-тирә мохитне саклау, кешенең физик сәламәтлеге һәм психологик комфорт та керә. Европа сыйфат атналыгы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында кулланучылар базарында төрле хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле чаралар оештырыла. Бу чаралар халыкка мәгълүмат бирүне арттыруга юнәлтелгән. 2-35-05 телефоны аша һәркем үзенең фикерен җиткерә, оешмаларның хезмәтен бәяли, тәкъдимнәр җиткерә ала, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Регина Мослахова.

Сыйфат – уңышның ачкычы

Сыйфат проблемасы – дөньяның алдынгы илләре икътисадында иң өстенлекле проблемаларның берсе. Хәзерге шартларда сыйфат теләсә кайсы предприятие, теләсә кайсы тармак һәм, әлбәттә, һәр ил эшчәнлегендә уңышка ирешү өчен ачкыч булып тора. Кибетләрдәге товарлар һәм хезмәтләрнең сыйфат дәрәҗәсенә бәйле мәсьәләләр безнең җирлектә һәрвакыт актуаль булып кала. Товарларның сыйфатына килгәндә, алар иң беренче чиратта кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга тиеш. Шулай ук халыкка тәкъдим ителгән товар билгеле нормаларга, кулланучылар таләпләренә һәм өметләренә җавап бирергә тиеш.

Рейдлар вакытында ачыкланган проблемалар

Кибетләрдә үткәрелгән рейдлар вакытында халык зарын да ишетергә туры килде. Камыр ризыклары, икмәк-булка эшләнмәләренә, ит, балыкка, кайбер яшелчәләргә бәя артуына канәгатьсезлек белдерүчеләр шактый. Продукция җитештерүчеләр дә хәйләгә оста. Бәя үзгәргәне бик сизелмәсен өчен, продукцияне савытларга, капларга граммын киметеп тутыралар. Бер үк җитештерүченең икмәк-булка эшләнмәләрен дә төрле кибет төрле бәядән сата.

Кулланучылар хокукларын яклау статистикасы

Җирлегебездәге кулланучылар хокукларын яклау оешмасына күпчелек өлкәннәр мөрәҗәгать итә. Узган ел 169 кеше кабул ителсә, быел ел башыннан – 228 кеше. Сатып алынган сыйфатсыз яисә үлчәме туры килмәгән товарны кире кайтару буенча 35 претензия рәсмиләштерелгән. Халык кибетләрдә иң элек яхшы сыйфатлы, тормыш, сәламәтлек өчен зыянсыз товарларга өстенлек бирә. Озаклап каптагы мәгълүматны “үзләштерүче” апа-абыйлар да, җитештерү һәм саклану вакытын энәсеннән җебенә кадәр тикшергән сатып алучылар да һәр кибеттә очрый.

Кулланучы тәҗрибәсе: Алсу Хәлимова фикере

– Иң сыйфатлы, тазә товарларны сатучылар киштәнең иң артына яшерә яисә алданрак китерелгән шундый ук товарлар белән каплап куя. Кибетләргә гел үзем йөрим. Иремне кибеткә чыгарсам, сатучы, һичшиксез, куллану вакыты чыккан казылык яисә башка ризык тоттырып җибәрә. Мине алдый алмыйлар, кире китереп бирәсемне беләләр. Мин бит бушка алмыйм, акча түләп алам, шуңа күрә яңадан-яңаны гына ашыйсым килә. Срогы чыгарга якынлашкан продукцияне ашап агуланганым да бар. Игътибарлы булырга кирәк. Кибеттә озаклап, сайланып йөрергә яратам, – ди райондашыбыз Алсу Хәлимова.

Мөрәҗәгатьләр теркәлә

Регина Мослахова хәбәр итүенчә, кулланучы белән сатучы арасында килеп туган аңлашылмаучылыкларның һәрберсе теркәлеп бара. Бу елны гына да язмача 15 мөрәҗәгать килсә, 45 кеше киңәш сорап килгән булган.


Нет комментариев