Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кулланучыга

Пенсионерлар үз хокукларын белергә тиеш

Өлкән яшьтәге райондашларыбыз еш кына намуссыз сатучылар яки башка төр хезмәт күрсәтүчеләр корбаны була. Мондый күренешләр күп очракта өлкәннәрдә тиешле мәгълүмат булмау сәбәпле яки аларның конфлик- тка керергә теләмәве, иң мөһиме – кешеләргә артык ышанулары аркасында килеп чыга.

“Абыебыз Уфадан мини трактор алып кайтты. Ул эшләмәде. Әлеге тракторны сатучылар белән элемтәгә кердек. Нәтиҗәдә, алар мастер җибәрделәр һәм ул тракторны ремонтлады. Трактор эшли”, – ди бер райондашыбыз.
Әйтергә кирәк, дәүләт кулланучының сатучы яки башкаручы белән хокукый мөнәсәбәтләрдә көчсезрәк булуын аңлап, кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүче нормаларын булдырган. Әлеге нормалар 1992нче елның 7 февралендә кабул ителгән “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы 2300-I номерлы законда күрсәтелгән.
Кулланучы ул – шәхси, гаилә, йорт ихтыяҗлары һәм эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган башка ихтыяҗлар өчен товар (эш, хезмәт күрсәтү) сатып алучы яисә сатып алуга заказ бирүче граждан.
Кулланучыларның хокукларын берничә төп төркемгә аерып күрсәтергә мөмкин: товарның (эш, хезмәт күрсәтүнең) куркынычсызлыгына хокук, товар (эш, хезмәт күрсәтү) сыйфатына хокук, товар (эш, хезмәт күрсәтү) турындагы мәгълүматка хокук, зыянны каплауга хокук, суд яклавына хокук.
Пенсионерларга кулланучыларның нинди хокуклары турында белергә кирәк?
Азык-төлек булмаган товарны алыштыру яисә кире кайтару хокукы. Товарны сатып алганнан соң 14 көн эчендә кибеткә кире кайтарырга мөмкин. Моның өчен товарны кире кайтару сәбәбен күрсәтеп гариза язарга кирәк (үлчәмнең, төс, форма, комплектациянең туры килмәве һ.б.). Күрсәтелгән
товар кулланылышта булмаса, кыяфәте үзгәрмәсә, куллану сыйфатлары, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланган булса, аны алыштырырга мөмкин. Товарны кире китергәндә чекны күрсәтергә, ул булмаганда видеокүзәтү камерасыннан язма сорарга яки сатып алгандагы шаһитны табарга кирәк.
Кире кайтарып булмый торган товарлар да бар. 

Фәридә Гайнетдинова

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев