Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кулланучыга

Кыйммәтле йөзекләрне алыштырырга ярыймы?

«Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы законга күз салыйк

Яхшы яктан танылган кибетләрнең берсендә, ювелир эшләнмәләр бүлегендә, кыйммәтле балдак сатып алдым. Якынча биш айдан йөзекнең бер ташы селкенә башлады. Балдакны кибеткә илттем. Миңа: “Балдак формасын югалткан, шуңа күрә таш селкенгән”, – диделәр. Чын­нан да, кию процессында балдак бармак формасын кабул иткән. Са­тучылар балдак түгәрәк булып ка­лырга тиеш, дип раслый. Экспер­тиза үткәрсәләр, ул минем исәпкә үткәрелергә тиеш диләр. Соңрак, балдак 2000 сумга кыйммәтләнде һәм аны алыштыра алмыйбыз, диделәр. Килеп туган каршылы­клардан соң, балдак фотосурәтен ясадык һәм гариза яздык. Сату­чылар вакытны сузмыймы? Бу ситуациядә кем хаклы?

Иң элек товарга гарантия срогы турында белергә кирәк. Бу очракта товарга гаран­тия срогы алты айга бирелгән. Ягъни җитешсезлек гаран­тия срогы дәвамында барлык­ка килгән. Димәк «Кулланучы­лар хокукларын яклау турын­да» РФ Законының 18 маддәсе нигезендә, кулланучы сату­чыга билгеле таләпләр белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Сату­чы гарантия срогы билгеләнгән товарның җитешсезлекләре өчен товарны кулланучыга тап­шырганнан соң да җавап бирә. Шуңа күрә бу очракта сатучы кимчелекләре ачыкланган товар­ны кабул итәргә һәм кирәк бул­ган очракта товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы та­рафыннан товарны алыштыру ту­рында үз таләпләрен күрсәтеп, сатучы адресына гариза язылуы бик яхшы. Товарның сыйфатын тикшергәндә, товарны алыш­тырганда әлеге таләп куелган көннән егерме көнгә кадәр срок билгеләнгән.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучыга