Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кулланучыга

Концертка бара алмасаң...

Бу очракта нишләргә?

Эш физик яктан да, мораль яктан да хәлне ала. Театрга, концертка, музейга бару сәнгатьнең гаҗәеп дөньясын тану мөмкинлеге генә түгел, ял вакытын гаилә яки дуслар белән күңелле үткәрергә бер сәбәп тә булып тора. Нинди дә булса чарага билет алып, ул көннең җитүен түземсезләнеп көтәсең, әмма оештыручылар чараны үткәрми. Бу очракта нишләргә?

Россия Федерациясенең “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы законы нигезендә, нинди дә булса товарны яки хезмәтне шәхси, гаилә яки эшмәкәрлек эшчәнлеген тормышка ашыруга бәйле булмаган башка ихтыяҗлардан чыгып сатып алучы, кулланучы яки аңа заказ бирүче кулланучы булып тора. Чара үткәрелмәгән очракта кулланучы акчасын тулысынча кире кайтару хокукына ия. Бу очракта кулланучы оештыручыдан билет бәясен, “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы законның 28нче маддәсе нигезендә, хезмәт күрсәтү срокларына бәйле чыгымнарны тулысынча кире кайтаруны таләп итә ала.

Әмма чарага үз гаебең белән бара алмаган очраклар да була. Россия хөкүмәте массакүләм мәдәни чараларга һәм тамашаларга билетларны кире кайтаруның кагыйдәләрен билгеләде. Хәзер, үзең авырган очракта һәм гаилә әгъзаларының яки якын туганнарның үлеменә бәйле, билет бәясен чара үтәсе көнне дә тулысынча кире кайтарырга мөмкин.

Нинди генә очрак булмасын, билет өчен түләнгән акчаны кире кайтару өчен, беренче чиратта билет сатылган кассага яки билетлар сатучы агентка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чара оештыручыларга бәйле үткәрелмәсә, аңа 3 көн кала гариза (шуннан да соңрак рөхсәт ителми) һәм документлар комплектын (билет, чек, паспорт күчермәсе) алып килергә кирәк. Башкача акча кире кайтарылмаячак. Акчаны кире кайтару процентлары мәдәният турындагы закон белән көйләнә һәм чара үткәреләсе датага кадәр булган көннәр исәбенә бәйле. Шул рәвешле, билетны чарага ун көн кала тапшырганда, тамашачы билет бәясенең 100 проценты күләмендә акчаны кире кайтара ала. Чара үтәсе көнгә биш көн калганда – 50, өч көн булса – 30 процентка кадәр акчаны кире кайтарып була.

Чарага авырып китү яки якыннарыңны югалту сәбәпле бара алмаганда, тамашачы, чара үтәсе көннән дә соңга калмыйча, оешмага яки билет операторына билетны кире кайтару турында гариза язарга тиеш. Гариза белән бергә билет, электрон чек күчермәсе (билет электрон формада алынса), паспорт күчермәсе һәм авыруны яки үлемне һәм туганлык җепләрен раслаучы документлар кирәк була.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев