Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кулланучыга

Ялган аракы эчеп агуланучылар бар

Ел дәвамында спиртлы продукцияне законсыз сатуның 12 очрагы ачыкланган

“Алкоголь продукциясен аны сату өчен лицензиясе булган кибетләрдән генә алырга кирәк. Интернет аша һәм кулдан сатып алынган спиртлы эчемлекләрнең сыйфаты өчен кем җавап бирә?! Шуны онытмагыз: суррогат алкоголь продукциясен куллану үлемгә китерергә мөмкин!” – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова.

Рейдлар вакытында сыйфаты начар булган аракы реализацияләү фактлары да ачыклана.

Ел дәвамында спиртлы продукцияне законсыз сатуның 12 очрагы ачыкланган. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органыннан хәбәр итүләренчә, җирлегебездә дүрт кеше ялган аракы эчеп агуланган. Метрәй авылында яшәгән 59 яшьлек райондашыбыз суррогат аракы эчү нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашты.

– Өйләрендә көмешкә сатучылар да бар.  Әлеге райондашларыбызга карата административ беркетмәләр төзелеп, 15 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салынды, – ди район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Бухаров.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 15 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев