Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кулланучыга

Дефектлы товар сатып алсаң

Консультация алу өчен электроника һәм көнкүреш техникасы кибетенең менеджеры мөрәҗәгать итте. Бер гаилә телевизор сатып ала. Соңрак, өйдә телевизорны тартмадан чыгаргач, дисплейда дефект табып, кибеткә кире алып киләләр. Бу очракта нишләргә?

– Беренче чиратта, менеджер сатып алучының таләбе белән товарның комплектлылыгын, документларының булуын, бәянең дөреслеген аның каршында тикшерергә тиеш. Кулланучы товарны кабул итү алдыннан карап алмаган икән, телевизорның аны алганчы ук ватылуын исбатлау мөмкин түгел. Товарны кабул иткәндә сатып алучы “карау башкарылган, дәгъвалар юк” дигән документка кул куя. Товарны кабул итү алдыннан карау – сатып алучы өчен гарантия. Телевизорның дефектлы экраны гарантияле очрак түгел, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова

Фото - "Татар- информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев