Чәчәкләр бүләк итәсезме?
Хатын-кызлар чәчәкләр ярата. Хатын-кызларга бер сәбәпсез дә чәчәкләр бүләк итегез. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге хезмәткәрләре чәчәк сату буенча берничә сәүдә объектында булып, сатучыларның бурычларын искә төшерделәр.
Хатын-кызлар чәчәкләр ярата. Хатын-кызларга бер сәбәпсез дә чәчәкләр бүләк итегез. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге хезмәткәрләре чәчәк сату буенча берничә сәүдә объектында булып, сатучыларның бурычларын искә төшерделәр.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Россия Федерациясе законының 8 маддәсе нигезендә, сатучы кулланучыга товарның төп куллану үзлекләре, саклау кагыйдәләре һәм шартлары турында дөрес мәгълүмат бирергә тиеш. Мондый мәгълүмат бирелмәсә, кулланучы шартнамәне үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы (законның 12 маддәсе). Чәчәкләрнең сатып алганнан соң икенче көнгә үк шиңүе аларның тиешле сыйфатка ия булмавын күрсәтә. Бу очракта сатып алучы гөлләмәне кире кайтаруны яисә алыштыруны таләп итәргә хокуклы. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 18 маддәсе нигезендә, сатучы гаебе белән товарның сыйфаты начарлану сатып алуга тотылган акчаны кире кайтару өчен нигез булып тора.
Сатып алынган чәчәкләр төсләре, зурлыгы яки башка сыйфатлары буенча туры килмәгән очракта, кулланучы аларны алыштыруны яисә 14 көн дәвамында кире кайтаруны таләп итә алмый, чөнки бу төр продукция алыштыру мөмкинлеге булмаган товарлар исемлегенә кертелгән.
– Күпчелек чәчәк гөлләмәләрен полипропиленнан ясалган пластик материаллар белән төрәләр. Ләкин соңгы вакытта, экологиягә бәйле рәвештә, сатып алучылар мондый материал белән төргәкләүдән баш тарта башлаган. Экспертлар исә чәчәкләрне төрмичә генә бүләк итәргә чакыра. Бусы һәркемнең зәвыгыннан һәм теләгеннән тора, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге хезмәткәрләре.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев