Белгечләр карбыз алудан тыелып торырга куша
Карбызны ел әйләнәсе ашарга мөмкин булган заманда яшибез. Әмма сатып алыр алдыннан җимешнең кайсы илдә үстерелүе белән кызыксынырга кирәк, ди белгечләр
– Язгы чорда яки җәй башында сатылучы карбыз-кавынны алмагыз. Тизрәк өлгерсен өчен аларны азотлы ашламалар белән тукландыралар, карбызда нитратлар булырга мөмкин. Июль аенда карбызлар Төркия, Израиль, Бразилия, Панама һәм Коста-Рикадан гына китерелергә мөмкин. Августта Әстерхан, Краснодар, Урта Азия карбызлары сатуга чыга. Ашап, агуланмассыз, әмма ләззәте дә булмас: карбыз әле бик баллы түгел, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Регина Мослахова.
Белгечләр әйтүенчә, карбыз сайлаганда коры “койрык”ка алданмагыз (күпләр моны өлгерү билгесе дип саный!). Карбызның өзелгән урыны өч-дүрт көндә кибә. Карбызга сугып карау дөресрәк булачак. Җимеш өлгергән булса, тавышы тонык чыга, өлгермәсә – яңгырап тора.
– Әллә кайчан карбыз ашадык инде. Кызыктыра бит! Зарарлы дип язуларын укыганым бар. Укыйсың да онытасың инде. Башкалар ала, ашый бит, дип уйлыйсың. Сәламәтлеккә зыяны булмасын өчен, карбызны җәй ахырында алырга кирәктер. Яз иртә килсә дә, карбыз өлгерерлек җылы булмады бит әле! Без бәләкәй чакта бу вакытта карбыз сатылмый иде, – ди Ранил Җиһангиров.
Кибетләрдә ел әйләнәсе экзотик җимешләр сатыла. Аларның ялтырап торуы куркытмасын, ди белгечләр.
– Җимешләр озаграк саклансын өчен, аларны махсус химикатлар белән майлыйлар, дип уйлый кайберәүләр. Бу дөрес түгел. Кибетләрдәге җиләк-җимешнең куркыныч булмавын лаборатория тикшерүләре исбатлый. Җиләк-җимешне чиста су белән әйбәтләп юарга кирәк, – ди Регина Мослахова. – Ә менә өлгергән карбыз ялтырамый, аның төсе тонык, ләкин сызыклары ачык булырга тиеш. Карбыз-кавынны нәниләргә өлгергәч, ягъни август ахырында-сентябрьдә генә ашатырга ярый. Кисәр алдыннан карбыз-кавынны яхшылап юарга кирәк. Бу пычракны гына түгел, ә нитрат калдыкларын да юып төшерә.
– Кайберәүләр карбыз ашаганнан соң ашказаны эшләмәвенә, авыртуына зарлана. Мондый реакция экологик чиста карбыз ашагач та булырга мөмкин. Ашказаны авыртуын химия түгел, ә карбыз кабыгындагы микроблар китереп чыгара. Җимеш җирдә үсә, микроблар карбызның кабыгындагы микроярыкларга яшеренә. Карбыз кибеткә барып җиткәнче озын юл үтә. Шуңа карбызны кисәр алдыннан “губка” белән сабынлап юарга кирәк. “Карбыз белән агуландым” диючеләр гадәттә аны артык күп ашаган була. Баллы җимешнең тәүлеклек нормасы 0,5 килограммнан артмаска тиеш, – ди табиб Илгиз Латыйпов.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев