Газ счетчигы алыштырыламы?
Кулланучыга

Газ счетчигы алыштырыламы?

Газ счетчигы сатып алган идем. Аны кибеткә кире тапшыра аламмы? Сатып алган көннән ике генә көн үтте, – ди райондашыбыз.

Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Регина Мослахова җавап бирә:

– Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан расланган алыштырырга тиеш түгел сыйфатлы азыктөлек булмаган товарлар исемлеге нигезендә (2020 ел, 31 декабрь, №2463) бер елдан ким булмаган гарантия вакыты билгеләнгән техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары алыштырылмый.

Газ счетчигы – техник яктан катлаулы көнкүреш газ җиһазы. Гарантия вакыты – бер ел. Димәк сез газ счетчигын алыштыра алмыйсыз.

Лилия Шәймиева фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев