Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Зәлия – автоледи!

“Автоледи-2023” бәйгесе ел да июль аенда үткәрелә. Гүзәл затларның машина йөртү осталыгын сынаучы чара Мөслимдә быел 14 нче мәртәбә оештырылды.

– Район конкурсын ел саен “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге, районның ДОСААФ оешмасы белән берлектә үткәрәбез. Машинада йөрүче хатын-кызлар күп булса да, бәйгедә үзләрен сынап карарга теләүчеләр саны елдан-ел азая. Гүзәл затларның имтихан тапшырганда үз ялгышларын танырга куркуыннандыр бу, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Беренче этапта конкурсантлар компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен тикшерделәр. Икенче этапта  машинаны никадәр оста йөрткәнлекләрен күрсәттеләр. 

Ике этап нәтиҗәләре буенча беренче урынны Зәлия Ибраһимова алды һәм аңа Мөслим районының “Автоледи-2023” титулы бирелде, икенче һәм өченче урыннарны Алсу Хәертдинова белән Лилия Шәймиева бүлеште.

Лилия Шәймиева фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев