Райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясады
Бәйгеләр

Райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясады

Райондашларыбыз Актанышта узганреспублика конкурсының зона этабында катнашты

Район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматка караганда, райондашларыбыз Актанышта узган "Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашыннан ел ир-аты" республика конкурсының зона этабында катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады:

Ләйсән Бариева "Хатын-кыз – ел үрнәге" номинациясендә җиңү яулады;

Луиза Габдрахманова "Хатын-кыз – ана" номинациясендә җиңүче;

Рүзәл Минһаҗев – "Олы йөрәкле ир-егет" номинациясендә җиңүче;

Гүзәл Игнатьева "Хатын-кыз – лидер" номинациясендә җиңүче дип табылды.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев