Офыклылар сынатмый
Мөслим роботы республика рекорды куйды
Азнакайда “РобоБитва” республикакүләм ярышы төгәлләнде. Ярышта Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Азнакай, Менделеевск, Лениногорск, Чирмешән һәм Мөслимнән 55 команда катнашты. Мөслим данын мәктәптән тыш эшләр үзәгенең һәм лицейның “Робот техникасы” берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучылар яклады.
Ярышлар өч ел рәттән оештырыла. Нигезләмәдән чыгып, максатка ярашлы рәвештә укучылар роботларны 3 конструктор базасы нигезендә үзләре төзеп алып баралар.
– Роботлар катнашында узучы ярышлар балалар өчен елдан-ел кызыклырак була бара. Әлеге ярышларның нигезләмәсенә быел да үзгәрешләр керде. Узган ел роботлар бер-берсен тартып ярышса, быел без төрле авырлыктагы йөк тартучы роботлар әзерләдек. “Яу кыры”нда узган ел ике робот үзара көрәшсә, быел икешәр робот бер-берсенә каршы торды. Бу исә команда уены булдырып, килешеп һәм аңлашып эшләү күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирә, – ди мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдртдинов. Балаларны ярышларга ул әзерләгән.
“Йөк тарту” номинациясендә 1 килограмм авырлыкта җыелган роботлар билгеле бер авырлыктагы йөкне 1 метр арада вакытка тартырга тиеш. Быел Ярослав Арефьев җыйган VEX-IQ (ВИКс-АйКью) роботы республика рекорды куйды: ул 2,4 килограмм авырлыктагы йөк тарта ала торган робот ясаган. Монда шулай ук робот ясау, аның белән идарә итү осталыгы һәм тактика хәлиткеч роль уйный.
Ярышның икенче төрендә махсус өстәлдә икешәр роботтан торган командалар бер-берсенә каршы көрәште. Роботлар өстәлдән бер-берсен этеп я әйләндереп төшерергә тиеш. Алай гына да түгел: 30 секунд үтүгә өстәл уртасында ачылган махсус “тәрәзә”дән төшеп тә китмәскә кирәк. Көндәшеңне этеп төшереп кенә калмыйча, “яу кыры”нда үзеңә дә “исән” калу мөһим.
Ярышларга ныклы әзерлек белән килгән тугыз райондашыбызның барысы да урын алган.
Илья Лошкарев һәм Илзир Гәрәевкә – “Сумо VEX (ВИКс)” номинациясендә, Ярослав Арефьевка “Йөк тарту VEX (ВИКс)” номинациясендә тиңнәр булмады. Алар ярыш пьедесталының беренче баскычына менделәр.
Рафаэль Басыров һәм Әмирхан Гыйльметдинов – “Сумо NXT (НКсТ)” номинациясендә, Ринат Латыйпов “Йөк тарту EV3 (ЕВ3)” номинациясендә икенче урынга чыктылар. Илназ Харисов һәм Булат Нәбиевкә – “Сумо EV3 (ЕВ3)” номинациясендә, Әнвәр Кондратьевка “Йөк тарту NXT (НКсТ)” номинациясендә өченче урын бирелде.
– Укучылар Азнакайга көч сынашырга дип кенә түгел, бер-берсенең җыйган роботларын күрү, тәҗрибә алмашу, танышыр өчен дә килә. Остазлар өчен дә мондый ярышлар зур тәҗрибә мәйданчыгы булып тора, – ди егетләрнең укытучысы Лилия Бәдртдинова.
Фото – Мәктәптән тыш эшләре үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев