Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Нәниләр дә белә

“Күбәләк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Тукай безнең күңелләрдә” исемле бәйрәм оештырылды.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән үк таныша башлый. Балалар бакчаларында әлеге юнәлештә төрле проектлар да эшли. 
– Бакчабызда Тукай иҗатына зур игътибар бирелә. 2017 елдан башлап “Тукай безнең күңелләрдә” проектын тормышка ашырабыз, – ди “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячесе Илүзә Авзалова.
Чарага кунак булып килгән Су анасы балаларны уйнатты. Балалар да бәйрәмгә бик җаваплы әзерләнгән: “Гали белән Кәҗә”, “Бала белән Күбәләк” әкиятләрен сәхнәләштерде, шигырьләр укыды, җырлады. Соңыннан барысы бергә “Туган тел” җырын башкарды.

Рәмилә Сәләмова фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев