Әниләр көне уңаеннан 90 нчы еллар дискотекасы узды
Быел Россиядә Әниләр көне 29 ноябрьгә туры килә
1998 елда гамәлгә кертелгән бу бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ул әниләребезгә хезмәтләре, безгә биргән назлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәт әйтергә тагын бер сәбәп.
26 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге мөслим урта мәктәбендә әниләр өчен «Лихие 90-е» дискотекасы оештырылды. Актлар залында диско-шар әйләнде, туксанынчы елларның яраткан җырлары яңгырады. Ачык төстәге олимпийкалар белән кассеталы магнитофоннар да ул чакларны искә төшерде.
Әниләр викторинада катнаштылар, яшьлек хитларын искә төшерделәр, рәхәтләнеп биеделәр.
Фотолар – Мөслим урта мәктәбеннән.
Нет комментариев