Яңалыклар

Әниләргә – иң матур бүләк!

Мөслимнең «Кояшкай» балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган җылы һәм күңелле бәйрәм узды

Уртанчылар төркеменә йөрүче нәниләр үзләренең иң кадерле, иң газиз кешеләрен – әниләрен бәйрәм белән котлап, аларга матур шигырьләр, моңлы җырлар һәм дәртле биюләр бүләк иттеләр.

Балаларның ихлас чыгышлары, самими елмаюлары әниләрнең күңелләрен сөендерде, йөзләренә шатлык нуры өстәде.

Әниләребез һәрчак сәламәт, бәхетле булсын, балаларның мәхәббәтен тоеп, аларның уңышларына сөенеп яшәсеннәр!

Видеолар - "Кояшкай" балалар бакчасыннан.


Нет комментариев