Мөслим лицеенда Сәламәтлек айлыгы оешкан төстә дәвам итә
Мәгариф

Мөслим лицеенда Сәламәтлек айлыгы оешкан төстә дәвам итә

26 ноябрь көнне, лицейның спортзалында «Спорт-микс: яңаны сынап кара!» дип аталган спорт-тактик чара узды

Әлеге айлыка 6а сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Алсу Латыйпова да теләп кушылдылар. 26 ноябрь көнне, лицейның спортзалында "Спорт-микс: яңаны сынап кара!" дип аталган спорт-тактик чара узды.

Малайлар мини-футболда осталык, җитезлек һәм тизлекләрен күрсәттеләр. Шул ук вакытта кызлар икенче станциягә юл тотты — анда аларны укыту-өйрәнү автоматы көтә иде. Остазлар җитәкчелегендә алар автоматның төзелешен үзләштерделәр, автоматны сүтеп-җыю буенча бәйгедә көчләрен сынадылар. 

Чараны үткәрүдә, иминлекне тәэмин итүдә физкультура укытучысы Фасыл Арсланов, лицейның укучылар үзидарәсе Президенты Нурислам Мотыйгуллин һәм аның урынбасары Гүзәл Идиятуллина зур ярдәм күрсәтте. Аларның бердәм эше нәтиҗәсендә спорт чарасы күңелле һәм күтәренке рухта үтте. 

Фотолар – Мөслим лицееннан. 


Нет комментариев