Конкурс

«Көннәр якты булсын өчен әни кирәк» бәйгесенә йомгак ясалды!

Әниләр көне уңаеннан «Мөслим-информ» игълан иткән иҗади бәйгегә килгән язмаларда кадерле хатирәләр дә, әниләргә әйтеләсе рәхмәт сүзләре дә бар иде. Күңел түрендәге хисләрегезне безнең белән уртаклашкан һәр катнашучыга рәхмәт!

Бәйге җиңүчеләре:

Кече яшьтәге балалар арасында – Ралина Хәсәншина, Денис Нуриев һәм Нелли Иванова.
Урта яшьтәге мәктәп укучылары арасында – Ислам Хәйбрахманов.
Өлкән яшь төркемендә – Чулпан Минһаҗетдинова, Фирүзә Манатова һәм Эльвира Дәүләт.

Җиңүчеләрне 30 ноябрьдә, дүшәмбе көнне, 13.30 сәгатьтә бүләкләрен алырга «Мөслим-информ» редакциясенә чакырабыз.

Җиңүегез белән котлыйбыз! Әниләребезгә әйтәсе матур сүзләрне бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәр көнне җиткерергә ашыгыйк.


Нет комментариев