Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елгы вакыйгалар кабатлана

23 ноябрь. Уңганнар гаиләсе

Октябрь авылында Идиятуллиннарны уңган терлекчеләр семьясы буларак беләләр. Бу чыннан да шулай. Мирзанур һәм аның хатыны Галимә күп еллар инде фермада эшлиләр. Алар карамагында хәзер 71 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу, әлбәттә, күп көч һәм тынгысызлык сорый. Чөнки терлекләргә дөрес тәрбия бирергә, ә азыкны һәрвакыт ташып ашатырга кирәк. Идиятуллиннар сынатмыйлар. Алар узган айда һәр мөгезле эре терлектән 1000 грамм, ә ел башыннан 820 грамм тәүлеклек үсеш алдылар.

Р. Фәйзелов.

Фото – «Мөслим-информ»


Нет комментариев