Җирле үзидарә

Халык фикере – үзәктә

Үзара салымга карата халыкта төрле фикер бар

Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 

Күпчелек әлеге төр салымны җыюга бик теләп ризалашса да, “Нигә мин үзара салым түләргә тиеш?! Әнә дәүләт карасын!” – дип үзеннән өлеш кертүдән баш тартучылар да байтак. Үзе яшәгән авылны төзекләндерү, территорияне җыештыру буенча өмәләрдә катнашмаса да, теге яки бу мәсьәләдә гаеп табарга яратучылар да бар арада.

Үзара салым хакында закон ни әйтә?

Үзара салым хакында “Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарының эшен оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131 санлы федераль законның 56нчы маддәсендә әйтелә. Үзара салым, җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен, халык теләге белән елга бер тапкыр җыела. Үзара салымның күләмен һәм аның ярдәмендә нинди эшләр башкарырга кирәклеген авыл халкы үзе хәл итә.

Авыл җыеннары узды

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары узды.

– Җыеннар 65 авылда үтте. Җирлек башлыклары үзара салым ярдәмендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Киләсе елга үзара салымның күләме, аны нинди эшләргә тоту турында мәсьәләләр каралды. Хөкүмәт ярдәме, элекке кебек 1 сумга 4 сум булмаса да, авылда яшәүчеләрнең санын, территорияләрнең үзенчәлеген исәпкә алып бирелә. Нәтиҗәдә көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирелә, – ди район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.

Льготалар һәм түләү күләмнәре

Беренче һәм икенче төркем инвалидларга, локаль сугышларда катнашучыларга, югары һәм һөнәри уку йортларының көндезге бүлекләрендә белем алучы студентларга үзара салым 500 сум күләмендә билгеләнде. Махсус хәрби операциядә өлешчә мобилизация һәм контракт нигезендә катнашучылар һәм аларның гаиләләре үзара салым түләүдән тулысынча азат ителә. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үзара салым күләмен төрле күләмдә билгели. Быел райондашлар үзара салымны 700-2500 сум итеп түләде. Күпчелек авыл җирлекләрендә үзара салым юлларны төзекләндерү, кышкы һәм җәйге чорда юлларны карау, су линияләрен яңарту һәм җиһазларын алыштыру, урамнарны яктырту, зиратларны чистарту, беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын булдыру һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланыла. Күләмле эшләр башкару максатында, үзара салымны 2000-2500 сумнан җыючы авыллар да бар.

Иске Карамалы: ел саен 100 процент җыябыз

– Үзара салым күләмен, гадәттәгечә, 2 мең сум күләмендә билгеләдек. Шуның 1 мең сумы эчә торган суга түләү өчен кулланылса, 1 мең сумы халык җыенында каралган мәсьәләләрне хәл итү өчен тотылачак. Авылдашлар үзара салым түләүдән баш тартмый, ел саен 100 процент җыябыз. Үзара салым хисабына юлларны төзекләндерү, урам утларын алыштыру һәм яңа яктырткычлар кую, зиратларны һәм аларда җиһазлар саклау йортларын төзекләндерү, юлларны карау һәм башка эшләрне башкарырга исәплибез, – ди Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов. – Авыл халкы кич урамда йөрергә чыга, шуңа авыл эчендәге тыкрыкларга, борылышларга өстәмә яктырткычлар куела. Быел хөкүмәт программасы ярдәмендә Иске Карамалы авылының үзәк урамында 1,7 километр озынлыгындта юл төзекләндерелде. 2027 елда Күбәк авылында гравий өслекле юл төзекләндереләчәк. Соңгы елларда авыл эчендәге күперләр игътибат сорый. Бу эшне башкару өчен үзара салым гына ярдәм итә алмый. Бәлки, алга таба авыл эчендәге күперләрне төзекләндерү буенча да хөкүмәт программасын булдырырлар, дип өметләнәбез.

Крәш. Шуран: зират коймаларын алыштыру

Крәш. Шуран авыл җирлегендә яшәүчеләр дә үзара салымны 2000 сум күләмендә җыячаклар.

– Безнең җирлектә яшәүчеләрнең күпчелеген урта һәм өлкән буын вәкилләре тәшкил итә. Халыкның теләк-фикерләрен истә тотып, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә ел саен күләмле эшләр башкарыла. Үзара салымны 2 мең сумнан җыю турында карар кабул ителде. Киләсе елга Ташъелга һәм Каенсаз авылларында зират коймаларын алыштыруны төгәлләячәкбез. Крәш. Шуран авылында яңа төзелгән обелиск территориясенә брусчатка җәю күздә тотыла. Юлларны карау, урам утларын алыштыру һәм башка көндәлек мәсьәләләр авыл халкының мөрәҗәгате нигезендә даими төстә башкарылачак, – ди җирлек башлыгы Радик Сәйфуллин.

Халык җыеннарына килүчеләр аз – сорау кала

Халык җыеннарына килүчеләрнең аз булуы сорау тудыра: халык канәгатьме, әллә битарафмы? Халык җыеннарының вакыты уңайлы түгел, дигән фикерне дә ишетергә туры килә. Бу очракта, бәлки, сөйләшеп, җыенны уңайлы вакытка көйләргәдер? Гозереңне җиткерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Халык җыены булачагын белеп тә килмәгәнсез икән, үпкәләргә яки гаеп эзләргә кирәкми. Эш узганнан соң кычкырудан ни файда?!

Битарафлык куркынычы

Үзара салым җыелмаса, хөкүмәт ярдәме бирелми башласа, эшләр харап. Бу очракта 15-20 ел элек булган чор кабатланмагае. Караңгы урамнар, чокырлы юллар, суы агып ятучы тишек торбалар безнең битарафлыгыбызны күрсәтәчәк. Авылыбыз язмышына битараф булмасак иде!


Нет комментариев