Сәламәтлек

Район поликлиникасына 1800 дозада гриппка каршы “Совигрипп” вакцинасы кайтты

Вакцинаның 800 данәсе авыллардагы фельдшер-акушер пунктларына җибәрелгән

 “Әлеге препарат өлкән яшьтәге кешеләргә, хроник авырулары булганнар өчен каралган. Гриппка каршы иммунитет бер көндә генә барлыкка килми. Вакцина ясатканнан соң антитәнчекләр формалашу өчен 2-4 атна вакыт таләп ителә. Вакцинация үтәр алдыннан терапевтка күренергә кирәк. Грипп өзлегүләргә китерергә мөмкин, авырудан саклану өчен вакцина ясатыгыз”, – дип кисәтә район поликлиникасының эпидемиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.

Гриппка каршы вакцинация башланганнан бирле поликлиникага 7520 доза вакцина кайткан. Шуның 1900е – балалар өчен.

Фото – Мөслим-информ


Нет комментариев