Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Җиңүчеләр билгеле

“Китап – белем чишмәсе” бәйгесенең ай саен җиңүчеләре билгеләнә һәм бүләкләр тапшырыла.

“Китап – белем чишмәсе” бәйгесенең февраль ае җиңүчесе Рәзинә Исламова булды. Ул Рәмзия Габделхакованың “Канатсыз очыш” китабы белән бүләкләнде. Китапны редакциядән килеп алуыгызны сорыйбыз.
Гыйнвар аенда Роза Маракина җиңү яулады һәм Эльвира Фатыйхованың “Шаманнар артыннан сәяхәт” китабы белән бүләкләнде.
Узган елның декабрендә бәйге җиңүчеләре икәү булды. Метрәйдән Розалия Миргалимова белән Иске Чакмактан Нурия Шәрифуллинаның баллары тигез иде.
Җиңүчеләрнең теләген исәпкә алып, аларга Зифа Кадыйрованың “Урланган яшьлек”  һәм “Ак барс кайда яши?” китаплары тапшырылды. Бәйгенең ноябрь ае җиңүчесе Лиза Шакирҗанова Гүзәл Галләмованың “Ялгыз көймә” китабына ия булды.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев