Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Бәйгеләр

Иң оста автоледи – Зәлия

“Автоледи” конкурсында 8 хатын-кыз автомобиль йөртү осталыгын сынады

Конкурс ике этапта узды. Беренче этап юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшыруны үз эченә алды. Конкурста катнашучылар “В” категориясе буенча юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшереп, имтихан билетларына җавап бирде. 

– Мондый конкурслар үз-үзеңне тикшерү, сынау өчен әйбәт. Юл йөрү кагыйдәләрен бөтен кеше дә белеп бетерми. Күп кенә фаҗигаләрнең төп сәбәбе дә машина йөртүчеләрнең белеме җитмәү һәм игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга. Рульгә утыргансың икән, кагыйдәләрне белергә, яңа билгеләр, яңа законнар белән танышып барырга кирәк. Ир-атлар белән чагыштырганда, автоледилар документларын тәртиптә тота, машина салоны да чиста була. Гүзәл затларга светофорның яшел уты гына янсын! – ди конкурсның жюри әгъзасы, ДОСААФ инструкторы Илгиз Җиһангиров.

Икенче этапта бәйгедә катнашучылар классик тизлектәге маневрлаштыру күрсәттеләр. Һәр катнашучы махсус маршрут буенча үтте, “стоп-линия”, “габарит капкалары”, “парковка” биремнәрен үтәде. 

– Бәйгедә Зәлия Ибраһимова җиңүче булды. Җиңүче биремнәрне иң кыска вакыт эчендә һәм төгәл үтәү буенча билгеләнде. Зәлия бу бәйгедә беренче мәртәбә генә җиңү яуламый. Үҗәт, максатчан ханым быел бәйгедә көмәнле килеш катнашты. Юл кагыйдәләрен төгәл белүдә һәм тиз маневрлар ясауда да Зәлиягә тиңнәр булмады, – диде “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Бәйгедә катнашкан бер генә гүзәл зат та бүләксез калмады. Барлык катнашучыларга да “Юл иминлеге” ДБУнең Мактау грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 26 июнь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев