Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«ИкФолк» бөтенроссия этник рок-фестивале үтте

Чарага Актаныш, Азнакай, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тукай районнарыннан, Яр Чаллы шәһәренннән, Башкортостан Республикасыннан катнашучылар килде.

Кичә Мөслим районында ТР Рәисе каршында эшләп килүче татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән "ИкФолк" исемле бөтенроссия балалар һәм яшьләр этник рок-фестивале үткәрелде. 

Чарага Актаныш, Азнакай, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тукай районнарыннан, Яр Чаллы шәһәренннән, Башкортостан Республикасыннан катнашучылар килде. 

Алдынгылар хәрәкәте активистлары чарада катнашучылар өчен 5 урында кызыклы биремнәр әзерләде. Кызлар-егетләр квестта татар әдәбияты, виртуаль дөнья, илебез тарихы буенча белемнәрен, ГТО нормативлары буенча мөмкинлекләрен сынады, Мөслим белән танышты. 

Фестиваль рок-концерт белән дәвам итте. Анда төрле шәһәрләрдән һәм районнардан 11 төркем татар һәм рус телләрендә этник яктан эшкәртелгән музыкаль композицияләр тәкъдим итте.

Мөслим данын фестивальдә 3 төркем - "МИрас" вокаль-инструменталь ансамбленең 2 төркеме (җитәкчеләре - Рәйсә Харисова, Гөлназ Йосыпова) һәм "Холодный драйв" вокаль-инструменталь төркеме (җитәкчеләре - Илдар Сәгъдиев) яклады. 

Катнашучыларны һәм районыбыз кунакларын район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. ТР Рәисе ярдәмчесе, "Алдынгылар хәрәкәте" балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Тимур Сөләйманов музыка сөючеләргә уңышлар теләде. 

Фестивальнең чакырылган кунагы – “Gauga” төркеме музыка бәйрәменә тагын бер үзенчәлекле ямь өстәде.

Фотолар - "Алдынгылар хәрәкәте"нең Мөслим бүлекчәсеннән, район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев