Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Мөслим-информ» конкурс игълан итә
Конкурска армия сафларында хезмәт иткән яки бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган якыннарыгызның рәсемнәрен ясап безгә юллагыз
«Мөслим-информ» Ватанны саклаучылар көне уңаеннан традицион «Солдатта булган диләр» рәсем конкурсын игълан итә.
Конкурска армия сафларында хезмәт иткән яки бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган якыннарыгызның (әтиегез, бабагыз, туганыгыз, дусларыгыз) рәсемнәрен ясап, безнең электрон адреска muslimau@rambler.ru җибәрүегез сорала. Рәсемнәрне «Мөслим-информ»ның ВКонтаке социаль челтәрендәге «Без мөслимлеләр! Мы муслюмовцы!» төркеменә дә юлларга була. Якыныгызның сурәте турында кыскача мәгълүмат (исем фамилиясе, хезмәт итү урыны, хезмәттә булган вакыты һ.б.) бирү хуплана. Рәсемнәр 20 февральгә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү сайтыбызда 20-23 февраль көннәрендә оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев