«Мөслим-информ» «И туган тел!..» конкурсын игълан итә
Бәйге Халыкара туган тел көненә багышлана
Бәйге шартлары буенча туган телдә үзегез яраткан шигырьне яки проза әсәреннән өзекне яттан сөйләп, аның видеоязмасын редакциягә җибәрергә кирәк. Әсәрнең темасы ирекле. Материалны җибәргәндә исем-фамилиягезне, яшегезне, яшәү урыныгызны, телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз!
Видеоязмаларны muslimau@rambler.ru электрон адресына яки 8-986-711-90-35 номеры буенча Телеграм, МАХ каналлары аша җибәрүегез сорала.
Бәйге 2026нчы елның 4-20 февраль көннәрендә үткәрелә. Видеоязмалар 18 февральгә кадәр кабул ителә. 19-20 февраль көннәрендә тавыш бирү оештырыла. 20 февраль көнне бәйгенең җиңүчесе билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев