Көннәр якты булсын өчен әни кирәк! бәйгесенә тугызынчы язма килде
Аны Ралина Хәсәншина җибәргән
Мөслим гимназиясенең 2 в сыйныфы укучысы Хәсәншина Ралина
Минем әнием Фәнисә исемле. Ул «Итле» кафесында эшли. Минем әнием бик тә тыйнак, ярдәмчел һәм уңган. Ул миңа һәрвакытта да киңәшләрен бирә, акыллы булырга өйрәтә.
Әнием безне бик ярата, ул безнең өчен бөтен тырышлыгын куя. Ул бик тә кыю. Авырлыклар килсә дә әнием куркып калмый. Бар нәрсәне үз кулына алып, ерып чыга.
Мин әниемә гел ярдәм итәргә тырышам, кечкенә энемне карыйм, өйләр җыештырам. Әнием эштән арып кайтуга чәй әзерләп торам.
Мин әниемне төгәл, юмарт, кыю булганы өчен яратам.
Нет комментариев