Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Конкурс

«Әниемә бүләк» бәйгесе тәмамланды

Руфинә Шиһапова җиңү яулады

Бүген "Мөслим-информ" үткәргән "Әниемә бүләк" бәйгесе тәмамланды. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырган быелгы бәйгедә 28 бала үз иҗат җимешен тәкъдим итте. Сурәтләрдә иң газиз кешеләре - әниләре булды.

Иң беренчеләрдән булып әнисенең портретын ясап җибәргән Руфинә Шиһапова, 1086 укучыбызның тавышын җыеп, бәйгедә җиңү яулады.

Редакция карары белән иң нәни катнашучыбыз София Митрофанованы да бүләкләргә булдык. Аңа нибары 5 яшь. Шулай булса да зур осталык белән бүләккә әнисенең сурәтен ясый алган.

Җиңүче кызларыбызны иртәгә матбугат үзәгенә дипломнарын һәм бүләкләрен алырга чакырыбыз.

Барлык катнашучыларыбызга да грамоталар әзерләдек. Аларны эшләрен кабул итеп алган электрон адреска юллыйбыз.

Быел үткәрәсе бәйгебез әле соңгысы түгел. Алда да шулай актив булып, үз талантыгызны күрсәтерсез, конкурсларыбызда катнашырсыз дип өмет итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев