Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Кеше һәм закон

Үз белдегең белән хуҗа булма

Җир кишәрлегенә рөхсәтсез хуҗа булган шәхси эшмәкәр җаваплылыкка тартылган

Район прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, Мөслим авылының ф. Рәшитов урамындагы 8655 кв. метрлы җир кишәрлеген шәхси эшмәкәр рөхсәт алмыйча кулланылышка керткән. Җир участогы койма белән әйләндереп алынган.

Моннан тыш ул Мөслим авыл җирлеге муниципаль берәмлеге милкендә булган 16:29:000000:48 гомуми җир кишәрлеге составындагы 9983 кв.метр мәйдандагы җир кишәрлегеннән дә өлешчә файдалана.

– Участок арендага алынган җир кишәрлеге чигеннән Ык елгасы ярына кадәр койма белән әйләндереп алынган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәхси эшмәкәргә әлеге хокук бозуны туктату һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту буенча чаралар күрү турында күрсәтмә кертелде, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Илвир Бәхтиев.

Моннан тыш, шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 7.1 маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Прокурор акты канәгатьләндерелгән. Гаепле затка 100 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Фото – Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев