Кылганына үкенсә дә...
Чит милекне урлауда гаепләнүче ир-ат суд каршына басты
Район прокуратурасы Мөслим авылы кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 2 өлешенең “в” пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә.
Суд билгеләгәнчә, эш фигуранты 2024нче елның 9 декабрендә 15.00 сәгать тирәсендә зыян күрүченең фатирында булганда, табыш алу максатыннан, аңлы рәвештә хуҗаның 9450 сум акча салынган янчыгын урлый һәм җинаять урыныннан кача. Акча янчыгының бәясен исәпкә алып, зыян күрүчегә 10250 сум күләмендә зыян килгән.
– Әлеге җинаятьне кылуда гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, – ди прокурор ярдәмчесе Ильвир Бәхтиев.
Суд, дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, гаепләнүченең гамәлләрендә җинаять алымнары булу сәбәпле, аны, шартлы рәвештә 1 ел да 8 айга иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләп, сынау срогы белән 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев